Results count: 10934000 (18841306), search took 0.001 sec.

Search results

  1. Ләкин бусы да вакытлыча гына булган икән. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  2. Армиядән кайтуга, яшьтәшләремнең күбесе шул ук кибет, кинотеатр яннарында таптанды, «гырладан» гына (шешә авызыннан) аракы чөмерде, сугышты, ялгыз хатыннар белән буталып, төрле авырулар ияртте, ирлеген черетте. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  3. Гаилә корып та акылга утырганнар сирәк булды. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  4. Берәүләре җиләк кебек хатынын, балаларын калдырып эчеп үлде, икенчеләре, ашказанын, бөер-бавырын бетереп, гомерлеккә инвалид калды. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  5. Галимнәр әйтүенә караганда, бер кружка сыра яисә бер рюмка аракы баш миендәге йөз меңнәрчә нейроннарны үтереп сала. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  6. Дөрес, андый нерв күзәнәкләре һәр кешедә унбиш миллиард чамасы исәпләнә. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  7. Бер рюмка аракыдан йөз меңнәрчә нейрон һәлак булганын исәпкә алсак, көн саен эчкән кеше өчен ул әллә ни зур «запас» түгел. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  8. Аракы пары организмнан тиз генә чыгып бетми, ул атналар буена организмда сакланып, әкрен генә эчке органнарны җимерә. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  9. Көн дә бер кружка сыра эчкән яшүсмер үзе дә сизмәстән импотентка әверелергә мөмкин, ди галимнәр. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  10. Тагын шунысын онытмаска кирәк: наркоманиягә бирелеп киткән яшүсмерләрнең күбесе иң әүвәл тәмәке һәм аракы белән шаяра. Заһид Мәхмүди . Серле кунак